Нигә?
Дымлы (влажные) салфеткаларның кеше сәламәтлегенә зыяны да бар икән. Аларның структурасын, дымлылыгын саклау өчен җитештерүчеләр төрле матдәләр куллана.
Мисал өчен, метилизотиазолинон (эремәдә бактерияләр һәм гөмбәләр кермәсен өчен кулланалар) — аллергик реакция китереп чыгарырга мөмкин. Бигрәк тә балалар һәм сизгер тиреле кешеләр өчен зарарлы.
Феноксиэтанол – аллергия һәм тире белән җитди проблемалар, экзема барлыкка китерүе бар.
Триклозан – эндокрин системага начар йогынты ясый, табигый антибактериаль барьерны җимерә.
Парабеннар – көчле аллергик реакция, гормональ тайпылышлар чыгаруы бар.
Фталатлар – эндокрин системага тискәре йогынты ясый.
Өслектәге актив матдәләр — тире япмаларының табигый барьерын бозарга һәм тиренең вакытыннан алда картаюына китерергә сәләтле.
Нет комментариев