Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Гемоглобиның түбән булса

Гемоглобинны күтәрү өчен ике төрле ысул бар.

* 250 грамм башлы суганны ваклап турап, 200 грамм шикәр комы, ярты литр су салалар. Бергә болгаткач, сүрән утта 2 сәгать тоталар, шуңа 2 аш кашыгы бал салып болгаталар. 1 ай дәвамында көнгә 2 тапкыр ашаганнан соң 1 аш кашыгы кабалар. 

* 300әр грамм күрәгә, йөзем, караҗимеш, инҗирне, кабыклы килеш 2 лимонны (төшләрен алырга) иттарткыч аша чыгаралар, тәменә карап, бал салалар һәм барысын бергә яхшылап болгаталар. Катнашманы пыяла банкада суыткычта саклыйлар. Көнгә 3-4 тапкыр 1әр аш кашыгы кулланырга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев