Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Ясалма керфек астына талпан ияләшә

Чаллының танылган дерматовенерологы матурлык процедаруларының аянычлы нәтиҗәләре турында сөйләде.

Матурлык дигәндә хатын-кызлар акчаларын да, сәламәтлекләрен дә кызганмый. Тырнак дисеңме, керфек, каш – һәммәсен ай саен ясатып торалар.  
Әмма ясалма матурлык артында бик җитди проблемалар яшеренергә мөмкин, ди Чаллының дерматовенерологы Лола Саид-Уэлина. Ясалма керфек астына талпан ияләшә икән. Ышанмаслык. Әмма андый очраклар бик күп булган. 

“Ялкынсынган күз кабагына, керфекләр астына талпан утыра. Бу вакытта күз кычыта, кызара. Паразитны микроскоп аша гына ачыклап була. Ул угревая железница дип атала”, - ди табиб.  

Иң беренче пациенттан анализлар бирдертәләр. Талпан ачыкланса, паразитка каршы махсус препаратлар эчәргә киңәш итәләр. Монда ярдәмгә окулистлар да килә, чөнки күзнең конъюктивасы зыян күрә.

Бәйрәмнәргә керфек ясату бер хәл, әмма әлеге процедураларны еш кабатласаң, сәламәтлектә барыбер чагылачак дигән фикердә табиб Лола Саид-Уэлина. Керфек ябыштырганда материалга, клеена да аллергия булырга мөмкин. 

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матурлык