Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Язучы Айгөл Әхтәтгалиевадан кышка борщ әзерләү рецепты

Кышын борщ ашыйм дисәгез, хәзер үк хәстәрен күрегез. Файдалы да, җиңел дә аш белән якыннарыгызны сөендерерсез.

Айгөл Әхтәтгалиева, язучы, шагыйрә, драматург, Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек мөдире: 

"Кышын борщ ашыйм дисәгез, хәзер үк хәстәрен күрегез. Файдалы да, җиңел дә аш белән якыннарыгызны сөендерерсез.

Кирәк: 1,5 кг кыргычтан эре итеп уылган чөгендер, нәкь шундый ук 1 кг кишер, ярым божра итеп туралган 1 кг суган, иттарткычтан чыгарылган 2 кг помидор, салам итеп туралган 1 кг татлы борыч, 50-100 г сарымсак, 2 бәйләм яшел укроп, 300 г сыек май, 1,5-2 аш кашыгы өеп тоз, 10-12 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы аш серкәсе.

Эш барышы: суганны майда кыздырырга, бераздан кишер өстәп кыздырырга кирәк. Помидор өстәп, кайнатып чыгарырга, борыч өстәргә, кайнап чыккач, чөгендер салып, 50-120 минут пешерергә. Пешеп җитәрәк укроп, сарымсак салырга, сүндерер алдыннан аш серкәсе өстәп болгатырга. Кайнар килеш башкаларга салып, тимер капкач белән ябарга.

Бу рецептны “Мәйдан” журналында бергә эшләгән хезмәттәшем Гөлшат биргән иде". 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт