Җиләк җыючыга киңәшләр
Киңәш-табыш

Җиләк җыючыга киңәшләр

Бу ялларда ук инде чиләк-кәрҗин тотып урман-болыннарга җир җиләге җыярга баручылар да булыр. Чиләкләрегез тулы, күңелләрегез көр булсын өчен игътибарыгызга берничә киңәш бирергә булдык.

– Җиләкне иртәнге якта, чык кипкәч, яки көннең икенче яртысында җыялар.
– Җиләкне иң яхшысы кәрҗингә җыю.
– Әгәр дә җиләкле урында кеше эзләрен күрсәгез, «монда беткән инде» дип китә күрмәгез. Бер-ике тапкыр йөрелгән җирдә җиләк эрерәк була, чөнки кояш инде аларны күргән.
– Җыелган җиләкне күләгәгә куегыз. Шул ук вакытта аның өстен капларга кирәк. Җиләккә һава керергә тиеш түгел.
– Җиләкне бер савыттан икенче савытка күчерергә киңәш ителми. Ул тиз карала һәм искерә.
– Җиләк тулы савытны җилле урынга да куймыйлар. Җил тәэсирендә ул сок бүлә башлый һәм тизрәк бозыла.
– Җиләккә барганда сөт ризыклары ашамаска кирәк. Сөт кислотасы тир белән бүленеп, чебен-черкине җәлеп итә.
– Чебен-черкидән саклану өчен махсус крем-спрейлар сибәргә дә була. Шулай ук «Звездочка» бальзамы, ванилин кушылган крем да чебен-черкидән саклый.
– Иң мөһиме: җиләккә машина белән барсагыз, ачкычын үзегез белән болынга алмагыз яки бик ышанычлы кесәгезгә салыгыз. Әгәр төшеп калса, эзләп табуы ай-һай авыр булачак.
– Телефон белән дә сак булу сорала. Болынга телефонсыз чыкмау хәерлерәк. Алсагыз, аны да бик нык саклап йөртергә туры киләчәк.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев