Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Иммунитетны ныгытабыз. Томау төшсә

Грипп, ОРВИ, ковид... Әлеге йогышлы авырулар халыкны сынавын дәвам итә.

Инде аларны җиңәбез генә дигәндә, ковидның яңа төре «омикрон» таралды. «Аннан саклану өчен, иң элек иммунитетны ныгытырга кирәк. Чирләп китсәң, түбәндәге ысулларны кулланыгыз», – ди табиб Гөлсәрия Абдуллина. 

Томау төшсә...

Томау төшкәне сизелә башлау белән, тиз арада аякларны җылытырга кирәк. 
Йокларга ятар алдыннан, аларны башта горчица кушылган кайнар суда тотарга, аннары тиз генә салкын су коярга кирәк. Яхшылап корыткач, оекбаш киеп, юрган ябынып ятасы. Шулай эшләгәндә, салкын тиюне җиңел генә үткәреп җибәрергә дә була. Өйдә торганда, йон оекбаш эченә дә горчица порошогы салып, киеп йөрсәң, томау тиз үтәр.
Әледән-әле борынны чәй содасы кушылган җылымса су белән юу да файдалы. Ромашка төнәтмәсе, яисә ак чыршы (пихта) мае тамызылган кайнар су белән ингаляция ясау да – авыруга каршы нәтиҗәле чара. 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт