Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кабак эчендә тәмле пылау рецепты

Духовкада пешерелә.

 Кирәк булачак:

  уртача зурлыктагы кабак;
  500 г дөге ярмасы;
  500 г сарык яки ат ите;
  500 г кишер;
  3-4 баш суган;
  200 г чамасы үсемлек мае;
  2-3 тырнак сарымсак;
  йөзем яки киптерелгән барбарис;
  тоз, борыч.

Дөгене юып, җылымса суга салып куярга кирәк. Кишерне озынча итеп, суганны ярымтүгәрәкләп, итне шакмаклап турыйбыз. Пылау пешерә торган казанда суган белән кишерне майда кыздырып алабыз. Өстенә ит, тоз, борыч салып болгатабыз да, өстен каплап, 20 минут чамасы кыздырабыз. Ул арада кабакның өстен капкач сыман итеп кисәбез һәм эчен алабыз. Ит янына суын саркытып дөгене салабыз, болгатмыйбыз. Дөгене ит катнашмасы өстенә җәеп, сарымсак тырнакларын төртәбез, барбарис (яки йөзем) сибәбез. Шуннан соң дөге күмелгәнче кайнар су салып, пылауның өстен каплап куябыз. 5 минут пешерәбез. Пешеп бетмәгән пылауны кабакка тутырабыз. Кабакны табага утыртып (таба төбенә фольга кәгазе җәяргә дә була) 180-200 градуска кадәр җылытылган духовкага куябыз. Сәгать ярым, ике сәгатьтән кабак әзер.

Фото pigmine.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су