Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кабартма пешерә беләсезме?

Мәрьям Миңнегуловадан тәмле рецепт.

Иң элек 1 чәй калагы чүпрәгә 1 аш калагы шикәр комы, ярты стакан җылы сөт, 6 аш калагы он салып әчетергә куярга кирәк. 15 минуттан камыр әчеп, тишекләнеп менә башлагач, ярты стакан җылы су, 1 аш калагы шикәр комы, ярты чәй калагы тоз, 3 аш калагы үсемлек мае, он саласың. Камыр басабыз. Соңыннан җылы урынга куеп, кабартырга кирәк була. Кабарып менгәч, куна тактасына төшереп, икегә бүлеп җәябез. Чокыр белән кисәбез. Бераздан табага май салып, камырларны пешереп алырга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су

2
X