Белгечләр бу хакта үз фикерен җиткерде.
Сәүдә нокталарында сусыл, татлы карбызларның быелгы уңышы күренә башлады. Гадәттә, бу җимешне авыз иткәндә без төшләрен калдырабыз.
"Карбыз төшләрен ашарга ярыймы соң?" - дигән сорау белән без тәҗрибәле табиб, эндокринолог Гүзәл Овчинниковага мөрәҗәгать иттек.
"Башка орлыклар кебек үк, карбыз төшләре дә ашарга яраклы. Тик артык мавыкмагыз. Ә ашказаны-эчәк тракты авырулары булган, аллергиядән интегүче кешеләргә һәм кечкенә балаларга аларны ашарга киңәш ителми", - дип аңлатты белгеч.
фото: https://ru.freepik.com
Нет комментариев