Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

«Катлы» салат

Шәһәрдәшебез Гөлфия Ибатуллинадан Яңа ел табынына үзенчәлекле дә, җиңел дә, бик тәмле дә салат.

Кирәкле ингредиентлар:

4 данә йомырка, ысланган тавык ите (түшкәсе), 1 данә кыяр һәм помидор, 150 грамм кореяча кишер, 150 грамм каты сыр, майонез. 

Эш барышы:

Йомырканы пешереп алабыз, бөтен ингредиентларны шакмаклап турыйбыз. Сырны кыргыч аша кырабыз. Соңыннан салатны «җыю» эшенә керешәбез. Иң аска йомырка, ысланган тавык ите, кыяр, помидор, кореяча кишер һәм иң өскә сыр. Рәтләр арасына бераз гына майонез да сылап барырга онытмагыз.

/ Гөлия Ибатуллина фотосы  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев