Каз ите кәефне күтәрә
Киңәш-табыш

Каз ите кәефне күтәрә

Каз итендә ашкайнату эшчәнлеген яхшыртучы аминокислоталар бар, ул организмны ныгыта, көч кертә.

Каз ите өлкән яшьтәгеләргә, шулай ук нервлары какшаган, стресслар кичергән кешеләргә файдалы. Ул организмнан токсиннарны чыгара. 
Казның үпкә-бавырын диетик туклануда кулланырга киңәш ителә. Анда азканлылыктан ярдәм итүче минераль матдәләр күп. Каз мае тире авырулары (псориаз, экзема), тән пешү, өшү, туберкулез, пневмония, бронхлар һәм үпкә чирләреннән ярдәм итә. 

Тавык яки күркә ите белән чагыштырганда, каз ите майлы, шуңа артык авырлыктан һәм шикәр чиреннән интегүчеләргә зыянлы санала.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев