Коймак йомшак һәм тәмле булсын өчен нишләргә?
Киңәш-табыш

Коймак йомшак һәм тәмле булсын өчен нишләргә?

Хуҗабикәгә киңәшләр.

Коймак камыры әзерләгәндә сөткә бераз токмач пешкән суны кушсаң, коймак күпереп, бик йомшак һәм тәмле булып пешәчәк.
*Балык суыткычта озак торса, аның исе кала. Шуңа күрә ике стакан суга биш аш кашыгы аш серкәсе кушып болгатыгыз һәм шул эремә белән суыткычны сөртеп алыгыз.

*Кулдагы балык исен бетерү өчен башта сабын белән юыгыз. Аннары лимон кисәге алып, согын кулга сылагыз, бераздан юыгыз.
*Балык пешергәч, духовкадагы исне бетерү өчен башта юыгыз, аннары аш серкәсе эремәсе белән сөртегез. Җилләтергә онытмагыз!
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


аш-су

Нет комментариев