Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Лимонның файдасы

Лимонның туган җирен галимнәр якынча Һималай тавының итәгендә дип фаразлыйлар. Бу җимеш Россиягә ХVll гасырда килеп җитә.

Лимон химик составы буенча судан һәм лимон кислотасыннан тора. Шуның белән бергә аның составында витаминнар күп: иң беренче чиратта бу матдәләр алмашын көйләүче, тукымаларны тукландыручы С витамины, аннан А, В1, В2, Д витаминнары һәм тагын цитрусларда гына була торган Р витамины яки цитринга бай. Шуңа да лимон күп авыруларны дәвалаучы һәм косметик чара булып санала.
Ангина вакытында телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырасың һәм йотасың, моны сәгать саен кабатларга. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң С витамины тамак төбендәге бактерияләрне үтерсен өчен башка ризык капмый торасың.
Ютәлләгәндә тигез күләмдә бал, лимон согы, шикәр комы алып кайнатасың да, өянәк башлангач, 1аш кашыгы күләмендә кабып куясың.
Томау төшкәндә борынга көнгә 5-6 тапкыр берничә тамчы лимон согы тамызасың.
Вирусларга каршы чөгендер һәм лимон согы кушылмасы — иң яхшы чара.
Гипертониядән интегүчеләргә тәүлеккә 3-4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашау файдалы.
Баш авыртканда лимон кабыгының ак элпәсен чистартасың һәм юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотасың. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә баш авыртуы бетәр.
Күңел болганганда лимонның кабыгы белән йомшагы арасындагы ак элпә ярдәмгә килә. Косасы килгәндә, бераз гына баллы лимонлы с уэчәсең һәм сохари ашыйсың.
Ишетүне яхшырту өчен дә лимон кулланыла. Моның өчен көнгә 1/4 лимоның кабыгын ашау да җитә.
Йөрәк-кан тамырлары. Лимонда витаминнар белән бергә калий кебек бик кирәкле микроэлемент та бар. Ул җимеш составындагы цитрин һәм аскорбин кислотасы белән кушылып, нечкә кан тамырларының стеналарын ныгыта, аларның эластиклыгын арттыры.
Көзән җыерганда 10 көн дәвамында иртә-кич аяк табанын лимон согы белән ышкыйсың. Сок кипкәч, оек киясең.
Борын канаганда борын тишегенә лимон согы сеңдерелгән мамык тыгасың. Кан нык ага икән, борын яфракларын бармаклар белән кысып 3 минут тотасың. Бу вакытта маңгаегызга юеш салкын сөлге яки боз куясың.

Ни өчен лимонлы су эчәргә кирәк?
Соңгы вакытта табиблар һәм диетологлар ач карынга бер стакан лимонлы су эчәргә киңәш итәләр. Ни өчен?
Организмны чистарта
Ач карынга эчелгән лимонлы су организмнан зыянлы матдәләрне һәм токсиннарны чыгара. Ул тәмгә бик әче, ләкин органимзга кергәч, катлаулы биохимик реакция башлана. Нәтиҗәдә, кислота-селте тигезлегендә селте ягы баса. Лимон суты бавыр эшчәнлеген стимуллаштыра, шул рәвешле токсиннар чыга, ә су аларны юып чыгара.
Ярсыган ашказанын тынычландыра
Йоклар алдыннан ашагансыз икән, төн уртасында эч күбүдән йә сару кайнаудан уянуыгызга шик юк. Бу очракта лимон суты кушылган кайнар су әчелекне киметәчәк, ә калий тозлары укшыту өянәкләреннән ярдәм итәр.
Лимонлы суны ничек дөрес эчәргә?
1. Эчемлекне ач карынга эчәргә кирәк;
2. Ул җылымса булырга тиеш;
3. 100 мл суга 1 чәй кашыгы лимон суты кушарга кирәк;
4. Бер стакан суга ике кисәк сыгылган лимон согын салыгыз
.

Фото: proprikol.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт