Майсыз салат рецепты
Рәмзия Фәйзуллинадан майсыз, уксуссыз салат рецепты тәкъдим итәбез.
2 килограмм йомшаграк помидорларны турап, 2 аш кашыгы тоз, 3/4 стакан шикәр комы салып кайнатасы. Шуңа 2 килограмм катырак помидорларны ярып, 10 данә баллы борыч,10 данә суган, 3-4 тырнак сарымсакны турап салып, тагын 15 минут кайнаткач, стерильләштерелгән банкаларга тутырырыга. 5-6 данә 700 граммлы банка майсыз салат чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев