Өс киеменнән исне ничек бетерергә?
Биш җиңел ысул.
Беренче ысул. Бер шешә аракыны су белән бутарга, сиптергечле савытка салырга һәм өс киеменә сиптереп, тышка куярга. Кич куйсагыз иртәнгә кадәр торсын. Ис калмаска тиеш. Шулай ук аракы белән буталган су начар микробларны да үтерә диләр белгечләр.
Икенче ысул. Аш содасын коры килеш өс киеме өстенә сибәргә, берничә сәгатькә калдырырга, шуннан соң киемне яхшылап кагарга кирәк. Шулай ук соданы пакет эченә кием белән бер чәй калагы салып, яхшылап селкергә һәм 20 минут тотарга.
Өченче ысул. Исне бетерер өчен киемне целлофан пакетка саласың да, берничә сәгатькә суыткычка куясың. Киемне кияр алдыннан суыткычтан алып киптерергә һәм җылытырга кирәк.
Дүртенче ысул. Киемне парландыру яисә җылы пар астында тоту. Пульверизаторга яраткан ислемаегызны салыгыз да киемегезгә сиптерегез. Өс киемен парландыргач, балконга яисә тышка чыгарып торыгыз.
Иң җиңел ысул – балконга яисә урамга чыгарып җилләтергә кую.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев