Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Өй шартларында кетчуп ясыйбыз

Кирәк: 3 кг помидор 2 кг алма 2 данә болгар борычы 4 данә суган

Әзерләү тәртибе.
Кирәкле яшелчәләрне бөтенесен бергә олы кәстрүлгә турап салабыз һәм пешереп алабыз. Аннары исә килеп чыккан массаны дуршлаг аркылы сыгып чыгарабыз. Шуның өстенә 6-7 данә канәфер, тәменчә тоз, ярты чәй калагы дарчин (корица), мускат чикләвеге, борыч салабыз, яхшылап болгатабыз. Аннары исә килеп чыккан кетчупны газ өстендә 30 минут кайнатып алабыз. Шуның өстенә 3 тырнак сарымсак салып куябыз. Банкаларга ябып куярга гына кала. 0,5 литрлы банкага 1 чәй калагы уксус та салабыз һәм кетчупны тутырып куябыз. Тәмле булсын!

Гөлфия Ибатуллина.
 

Фото: tutkabachok.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт