Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Помидорны бәйләргә кирәк

Помидор үстерү өчен культуралы, комлы, балчыксыл, яхшы җылытыла торган, җилдән сакланган урын кирәк. Помидорны узган ел помидор, борыч, баклажан, бәрәңге үстергән җиргә утыртырга ярамый. Аңа кыяр, кәбестә, ташкабак, суганнан соңгы урыннар яхшы. Помидор астына яңа тирес тә, күп күләмдәге азот ашламалары да ярамый.

Помидор орлыгын чәчү вакыты үрентене даими урынына күчерү вакытына бәйле. Үренте уртача 45-50 көн үсә.
Төнге кырау куркынычы беткәч, 50 көнлек үрентеләрне туфракка күчереп утырталар. Аның тамыры нык, 5-6 чын яфрагы, юан сабагы булырга тиеш. Биек үсә торган һәм гибрид сортларны 70x70 см схемасы буенча утырталар. Уртача биеклектәгеләрне - 60x60, тәбәнәкләрне 50x40 схемасы буенча. Утыртканнан соң яхшылап су сибәләр, торф яки черемә белән мүлчәлиләр.
Помидорга суны дөрес сибү бик мөһим, бигрәк тә җимшәннәр барлыкка килгәндә. Яфрак үскәндә суны даими сибәргә кирәк. Җимешләр төшкәндә артык күп сипмиләр, ләкин туфрак кибеп катарга тиеш түгел. Сипкәндә су яфрак, чәчәкләргә тимәсен, суны тамырына гына сибәләр. Су сипкәннән соң туфракны көпшәклиләр. Беренче помидорлары күренә башлагач һәм алар үскәндә су күп кирәк.
Помидорны беренче мәртәбә гадәттә туфракка чыгарып утырткач, 10-15 көн узгач тукландыралар. Икенче тапкыр тагын 15-20 көннән соң. Тукландыру өчен сыер тиресе, кош тизәге яхшы. Боларны суда җебетеп сибәләр.
Үренте тамырлангач, үсә башлагач, аларны бәйләп куялар. Яхшы үссен өчен кырыйлардагы яшь үсентеләрне (пасынок) сындырып ташлыйлар. Ә менә өзәргә, кисәргә ярамый, алайса, үсемлектә яра барлыкка килергә, инфекция эләгергә мөмкин. Әгәр сындырырга соңга калсагыз һәм бу яңа үсентеләр зур үсеп китсә, аларны 1 см озынлыкта калдырып, кайчы белән кисеп ташлыйлар.

 

http://tukai-rt.ru/news/kyizyiklyi-hem-faydalyi/pomidornyi-bylrg-kirk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X