Ринас Әхмәтовт тәмле итеп каз пешерергә өйрәтә
Танылган җырчы безгә үз ысулын тәкъдим итте.
Яңа ел табынына күпләр кыздырылган каз куярга ярата. Һәркемнең үзе генә белгән «фирменный» рецепты да була. Шәһәрдәшебез, танылган җырчы Ринас Әхмәтов безгә үз ысулын тәкъдим итте. «Бу рәвешле әзерләнгән кош ите телеңне йотарлык була», – ди Ринас.
«Яхшылап юылган казның эченә-тышына тоз, борыч, вакланган сарымсак сөртәбез.
Казны 5-6 сәгать салкынча урында тотканнан соң, аның эченә бер уч караҗимеш, базилик, укроп, майоран кебек киптерелгән тәмләткеч үләннәр салабыз. Яшел үләннәр сабаклары белән киптерелгән булса, тагын да яхшырак.
Шулай әзерләнгән казны җиңсә (рукав) эченә урнаштырып, газ миченә тыгабыз. Аны башта кызу, аннары уртача кызулыкта 1,5-2 сәгать чамасы пешерәбез.
Ризыкны табынга, яшел тәмләткечләр һәм яшелчә белән, суык килеш тә, кайнар килеш тә куярга мөмкин».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев