Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Шагыйрә Лилия Гыйбадуллинадан кетчуп рецепты

«Менә ничә ел инде шушы рецепт буенча эшләгән тәмләткеч өстәлебездән өзелми», - ди язучы.

Лилия Гыйбадуллина, язучы, шагыйрә, “Мәйдан” журналының шигърият бүлеге мөхәррире:

«Кече улым да, әтисе кебек үк, кетчуп "корты". Күп кенә ризыкны шушы тәмләткечтән башка ашамый. Болай үзем аның ише тәмләткечләргә, кибетнекенә бигрәк тә, шөбһә белән карыйм. Файдасы тәгаен юк инде андый нәрсәнең. Әмма бала бит шуны сорый. Башыңа төшсә – башмакчы булырсың диләрме?! Чишелешен таптым: кетчупны үзем әзерлим. Менә ничә ел рәттән шушы рецепт буенча эшләгән тәмләткеч өстәлебездән өзелми. Аның рецептын әнкәй (кайнанам) кайсыдыр гәҗиттәнме, интернет киңлекләреннәнме табып, күчереп алган.

Кирәк: 5 кг помидор, 3 баш суган, 0,5 кг шикәр комы, 250 г уксус, 1 чәй калагы төелгән кызыл борыч, 3 аш кашыгы тоз, 7 канәфер, 2 чәй калагы дарчин, 0,5 чәй калагы кара борыч. 

Эш барышы: Помидорларларны турап кәстрүлгә салырга, вак итеп туралган суган өстәргә. Ярты сәгать кайнагач, төйгеч ярдәмендә, дуршлаг аша сөзәргә. Шул рәвешчә, помидор кабыкларыннан арынабыз. Әлеге массага шикәр комы, уксус, кызыл борыч һәм тоз салып, ике сәгать кайнатырга. Кәстрүлнең өстен ачып кайнату яхшырак. Болай эшләгәндә, кетчуп куе була. Аннан, канәфер, дарчин, кара борыч салып, тагын 15 минут кайнатабыз. Кетчуп әзер! Бары стерильләштерелгән банкаларга салып куясы гына калды. Һәр банканың төбенә 3 тырнак әрчелгән сарымсак та салып калдырсагыз, кетчуп тагы да тәмлерәк булыр. 6 ярты литрлы банка менә дигән тәмләткеч әзер дигән сүз. Ашларыгыз тәмле булсын!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт