Бу ризыклар сәламәтлек өчен файдалы
Киңәш-табыш

Бу ризыклар сәламәтлек өчен файдалы

Киңәш-табыш.

Беренче урынны караҗимеш (чернослив) алып тора. Ул затлы антиоксидант булып тора. Көненә 3-4 җимеш ашарга кирәк.

Икенче урында йөзем тора. Көненә 2 аш кашыгы ашагыз.

Кәбестәне чи килеш тә, тозлап та ашасаң, яшьлеккә таба бер адым була.

Яшел чәй метаболизмны якшырта.

Чөгендер кан составын яхшырта, яшәртә.

Әфлисун С витамины чыганагы булып тора.

Кызыл йөзем та антиоксидант булуы белән билгеле.

Татлы борыч та С витаминына бай. Бу да яшьлеккә бер адым, дигәнне аңлата.

Тары боткасын атнасына 2-3 тапкыр ашарга киңәш ителә.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


киңәш-табыш Файдалы киңәш

Нет комментариев