Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Салкында битне ничек сакларга?

Салкын һавадан купшакланган тиредә май бүленү процессы бозыла.

Табиб-дерматологлар әйтүенчә, бит тиресе мондый хәлгә төшмәсен, табигый матурлыгын югалтмасын өчен, аны тиешенчә тәрбияләргә кирәк.
Бит тиресе матур булсын дисәң, аны көн саен иртә-кич чистартып (гель, күбек, молочко белән), яңартып (тоник белән) һәм дымландырып (крем белән) торырга кирәк, диләр белгечләр. Әлеге чаралар бит тиресенең нинди булуына карап сайланырга тиеш. Майлы тирегә май бүленүне көйләүче һәм тиренең тирән катламнарына профилактик тәэсир итүче матдәләр (юыну өчен гель, күбек) яхшы.

Коры тире өчен дымландыру чаралары күрү мөһим. Болар – юыну өчен косметологик сөт (молочко), күбек, гидрофил мае. Сабын белән юыну катгый тыела, чөнки ул бит тиресен киптерә, корыта, майның артык бүленеп чыгуына китерә.

Йөзеңне кызыл төрткеләр чуарламасын дисәң, йоклый торган мендәр тышын һәм бит сөлгесен еш алыштырырга кирәк, чөнки алар бактерияләр өчен үрчү җирлеге булып тора. Иң яхшысы – битне бер тапкыр кулланыла торган кәгазь салфетка белән киптерү. Исегездә тотыгыз: бит тиресе кайнар суны да яратмый, җылымса су белән юынуны гадәткә кертегез. «Көз-кыш кояш бик актив булмаса да, саклагыч крем – иң кирәкле һәм мөһим косметик чара. Гомумән, саклагыч крем һәр сезонда көн дә кулланылырга тиеш», – дип киңәш итә косметологлар.

Кояш тән тиресен D витамины белән баетып кына калмый, каралта һәм киптерә дә. Шуңа күрә ел әйләнәсендә кояш нурларыннан саклану чаралары турында онытмау мөһим. Матурлык салоны яки клиникаларда, мисалга, пилинг, механик чистарту, мезотерапия, контурлы пластика, ботокс, фотояшәртү, электроток бирү һәм башка бик күп процедуралар бар. Ләкин аларны эшләтер алдыннан косметолог белән киңәшү зарур. Әгәр дә бит тиресе коры икән, аны пилинг белән өстәмә корытыр урынга, мезотерапия һәм регенерация процедуралары ярдәмендә дымландыру яхшырак. Ә менә майлы тирегә, киресенчә, пилинг килешә. 

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев