Сезонлы салкын тиюдән саклый торган катнашма
Киңәш-табыш

Сезонлы салкын тиюдән саклый торган катнашма

Дания Дәүләтьянова иммунитетны ныгытучы, авыруларны кисәтүче файдалы рецептларын газета укучыларга да тәкъдим итә. 1 данә лимон, 3 тырнак сарымсак һәм бал алабыз.

Лимонның төшләрен алып, сарымсак белән бергә иттарткыч аша чыгарабыз, тәменчә бал өстәп, яхшылап болгатабыз. Пыяла банкага салып, суыткычка куябыз. Катнашманы икенче көнне үк кабул итә башларга мөмкин.

Иртән бер стакан җылы су эчкәннән соң 10 минут үткәч һәм кичке аштан соң 1 сәгать узгач 1 аш кашыгы кабып куябыз.
Әлеге катнашма иммунитетны ныгыта, шулай ук канны чистарта.

Ашказаны авырулары белән интегүчеләргә шулай ук саклык белән кулланырга киңәш ителә.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев