Сөтле чәйнең, сөтле кофеның зыяны бармы?
Киңәш-табыш

Сөтле чәйнең, сөтле кофеның зыяны бармы?

Галимнәр бу эчемлекләргә сөт кушкач, организмның файдалы матдәләрне үзләштерүен өйрәнгән.

Алар ачыклаганча,чәй яки кофега салынган сөт бу эчемлекләрдә булган антиоксидантларны организмга тулысынча үзләштерергә мөмкинлек бирми.

Сөт майлырак булган саен, организм кофе яки чәйдән файдалы матдәләрне шулкадәр азрак ала. Ә ул матдәләр организмны оксидлашудан, күзәнәкләрне зарарланудан саклый.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, кофе яки чәйдәге антиоксидантлар күләмен сөт 20-30 процентка киметә. 

фото: https://ru.freepik.com/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев