Тамак борчыса...
Киңәш-табыш

Тамак борчыса...

Тамак төбе кымырҗый башлагач та, көненә берничә тапкыр үлән төнәтмәсе белән чайкагыз.

Ромашка, шалфей яки тырнак гөле төнәтмәсе дә файдалы. Стаканга бер аш кашыгы үлән салып, өстенә кайнап торган су коясың да, 15-20 минут каплап тоткач, эчәсең. 
Марля кисәген, җылытылган көнбагыш маена манып, авырткан урынга ябу да нәтиҗәле. Өстенә балавызлы кәгазь, яисә пленка каплап, җылы шарф белән уратып куйсаң, тагын да яхшы. 

Фото: https://pixabay.com/
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев