Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Тәмле ипи пешерә беләсезме?

Мәрьям Миңнегулова җиңел рецепт тәкъдим итә.

Камыр басасы савытыбызга 1,5 чәй калагы чүпрә (минеке коры чүпрә), 1 аш калагы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 1 стакан җылымса су салып болгатабыз да, шуңа ярты стакан иләнгән он салып ипи башы (әче камыр) ясап, җылы урынга каплап куябыз.

Чүпрәбез яхшы булса, ярты сәгать дигән камырыбыз әчеп чыга. Әче камырга ярты стакан җылымса су салып болгатабыз. Он салып, яңадан басабыз. Камырыбыз үзләнгәнче басарга кирәк. Кул учына көнбагыш мае (2 аш калагы тирәсе) салып, камырны яхшылап басып бетереп, өстен каплап, яңадан кабартабыз.

Кабарган камырны майланган табага салып, яңәдән табада кабартабыз да, 200 гр мичтә пешерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су