Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Телең йотмалы сочнилар

Камыр өчен кирәк булачак: ак май (сливочное масло) – 180 грамм, йомырка – 2 данә, шикәр комы – 3 аш кашыгы, камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) – 1 чәй кашыгы, он – 400 грамм.

Эчлек өчен: эремчек – 180 грамм, йомырка – 1 данә, шикәр комы – 2 аш кашыгы, каймак –  2 аш кашыгы.
Эш тәртибе: камырны барлык ингредиентларны салып басабыз, ул аз гына йомшак булып калырга тиеш. Эчлек әзерләгәнче азык-төлек пленкасына төреп, туңдыргычка куеп торабыз.

Аннары эчлек ингредиентларын кушып, яхшылап болгатабыз. Аны зур булмаган түгәрәкләрдән җәеп ясалган камыр кисәкләренә салып, төрәбез. Алдан 200° температурага җылытылып куелган духовкада 20 минут пешереп алабыз. 

Ашларыгыз тәмле булсын! 

Гөлсирә Миргалимова фотосы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X