Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Теплица алу буенча кайбер киңәшләр

Тиздән бакча эшләре башлана, димәк, теплица булдыру турында да уйларга кирәк. Сатуда алар күптөрле. Кайсысын сайларга да белгән юк.

Теплицаларның иң популяр формасы – аркалы булганы. Поликарбонаттан ясалган аркалы теплица кыш көне җайлы, кар аңардан салынып төшә, басып тормый.


Теплица каркасын П хәрефе, турыпочмак (квадрат) һәм түгәрәк  формасында эшлиләр. Иң гади конструкция – турыпочмаклы киселешлесе. Аларны болтлар белән беркетәләр яки эретеп ябыштыралар. Соңгысы шулай ук иң җайлысы, әмма аны сүтеп-­җыеп булмый. Каркасны корычтан һәм алюминий эремәсеннән ясыйлар. Корыч нык, әмма тутыга. Шуңа да теплицага цинкланган корыч әйбәт. Алюминийдан булганы җиңел, тик бәясе кыйммәт.


Профильнең калынлыгына игътибар итегез. Гадәттә, 20×20 яки 20×40 миллиметрлысын кулланалар. Соңгы вариант яхшырак. Металлның калынлыгы 1,2 миллиметрдан ким булмасын.

Аркалы теплица поликарбонат яки полиэтилен пленка белән генә ябыла ала. Турыпочмаклы конструкцияләрне пыяла белән дә капларга мөмкин. Пыяла яктылыкны яхшырак үткәрә. Әмма җылыны начар тота. Шуның өстенә тиз ватыла да.

Бүген иң күп кулланыла торганы – поликарбонат. Теплица сайлаганда аның ныклыгын тикшерегез. Ул бөгелергә һәм җиңелчә басканда да шытырдамаска тиеш. Поликарбонатның саклагыч ультрашәмәхә катлам белән капланганмы-юкмы икәнлеге турында да сорашыгыз. Югыйсә ике-өч елдан сарылана һәм сына башлый.


Поликарбонат калынлыгы кимендә – 4 мм, ә тыгызлыгы 0,55 кг/м² булсын. Аның маркасы һәм җитештерүчесе күрсәтелмәгән булса, бу товарны алмавыгыз хәерле.

 

 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев