Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Тешләр өчен нинди зыянлы продуктлар бар

1. Камыр ризыклары, бәрәңге, макарон. Бу ризыкларда углеводлар күп, алар авыз куышлыгында бактерияләр үрчүгә китерүче гади шикәр булып таркала.

2. Баллы тәм-томнар һәм кипкән җиләк-җимеш. Әлеге ризыкларда шулай ук шикәр күп, ул авыздагы бактерияләр өчен азык.
3. Цитруслы җимешләр һәм соклар. Гомумән алганда, цитруслы җимешләр сәламәтлек өчен файдалы булсалар да, тешләр өчен зыяны зур. Органик кислоталарга бай булган цитрус тешнең тукымасын боза.
4. Газлы һәм спорт эчемлекләре. Шикәрсез диетик эчемлекләр (әйтик, диетик кола) тешләргә зыян сала, чөнки алар составында лимон һәм фосфор кислоталары бар, алар тешнең эмален бетерә.

Алинә Баһаветдинова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X