Томат пастасында кыяр маринадлау
Киңәш-табыш

Томат пастасында кыяр маринадлау

Кирәк булачак: 1,5 литр су, 200 грамм шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 200 грамм уксус, 200 грамм томат пастасы, 10-15 данә кыяр. Сезнең 1 литрлы 4 данә банка килеп чыгарга тиеш.

Эш барышы: кыярны телемләп турыйбыз һәм банкаларга тутырабыз. Банка астына: 4 тырнак сарымсак, 1 зонтик укроп, 2-3 данә кара борыч, берничә лавр яфрагы салып калдырырга кирәк. 

Аерым кәстрүлгә 1,5 литр су, 200 грамм шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 200 грамм уксус, 200 грамм томат пастасы салып, әлеге массаны кайнатып чыккач, 15 минут янәдән кайнатып алабыз да стерильләштерелгән банкаларга ябып куябыз.   
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев