Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Тутырма пешерәбез

Кыш җитү белән авылларда эре терлекне суя башлыйлар. Үткән атнада мин дә, булышып та китәрмен дип, туган ягым – Нурлат районы Кычытканлы авылына кайтып килдем.

Бүгенге көндә анда әти-әни урынына калган, безне һәрвакыт сагынып көтеп торучы, Гомәр абыем белән аның тормыш иптәше Хәлимә апа гомер кичерә.
Күптән түгел генә Чистай районы Кызыл Ялан авылында яшәүче сеңлем Гөлназ янына да булып кайттым. Алар да ел ярымлык үгезләрен суйдылар. Безгә күчтәнәчкә ит, моннан тыш дерелдәвек (холодец) пешерергә, тутырма ясарга дип, терлекнең эч-башларын да биреп җибәрделәр. 
Бүген мин сезне дә тутырма ясарга өйрәтәсем килә.  Аның өчен эчәк, бавыр, йөрәк, ит, карабодай яисә дөге ярмасы, суган, борыч, тоз, сарымсак кирәк булачак. Эчәкне әйләндереп юып, кырып, аш серкәсе белән яхшылап чайкап, чистартып куябыз. 40-50 см итеп кисәбез. Эчәк озын булса да ярый, әйтик 1 метрлы итеп ясасагыз да яхшы гына булачак. Иттарткычтан бавырны, йөрәкне, итне, аннары ит бик майлы булмаса, бераз гына хайванның эчке майларын, суганны, сарымсакны яхшылап чыгарабыз. Шул катнашмага тәменчә тоз, борыч салабыз. Аннан соң гына су өстибез. Катнашма сулы, шулпалы булырга тиеш. 
Эчәкнең бер башын жеп белән бәйлибез дә, воронка куеп, эчәккә әзер эчлекне тутырабыз. Шуны да әйтим: эчәктә hава калырга тиеш түгел, шулай да бераз гына бушлык калдырсагыз яхшы булыр. Соңыннан исә эчәкнең башын жеп белән бәйләп куябыз. 
Зур киң кәстрүлгә су салып, аны плитә өстенә утыртабыз. Шунысы мөһим: тутырманы 20-25 см ара калдырып, берничә урыннан жеп белән бәйләп куярга да онытмыйбыз. Болай эшләгәндә, тутырма шартлаган очракта, эчәктәге катнашма тулысынча суга агып бетмәячәк! 
Су кайнап чыккач ясаган тутырмаларны кәстрүлгә салып куябыз да, 2,5-3 сәгатьләп пешереп алабыз. Кәстрүлне капкач белән капларга ярамый! Болай эшләсәгез, тутырманың шартлавы бар. Тәмле тутырманы кайнар килеш табынга бирәләр. 
Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Гөлсирә Миргалимова,
Казан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт