Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Вак гөбәдия пешерәбез

Тәмле булсын!

Гөбәдия камыры өчен: 1 кап йомшартылган яки эретелгән атланмай, 250 грамм кибет каймагы, 8 грамм «Люкс» чүпрәсе, 3 йомырка, 1 бал кашыгы тоз, 4-5 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае. 1,5-2 сәгать камырны җылы урында тотарга кирәк.

Эчлек өчен: 300 грамм корт, 1 стакан бүрттерелгән дөге, 3 йомырка, 1 стакан йөзем җимеше (берәр караҗимеш тә салырга була), шикәр комы, тоз. 

Эш тәртибе: Беренче катка корт салырга, өстенә шикәр комы сибәргә, аннары бүрттерелгән дөге белән болгатылган йөзем җимеше, өстенә чама белән шикәр комы, тоз саласы, йомырка уасы, кисәкләп (эретелгән дә ярый) атланмай саласы. Әзер булган вак гөбәдияләрнең өстен майларга, аннары өстенә валчык сибәргә. 

Валчык ясау: Он белән шикәр комын үсемлек мае белән болгатырга (ул таралып торырга тиеш). Гөбәдияләрнең өсте килгәнче мичтә пешерергә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев