Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Ютәлне ничек дәваларга?

Суган суы файдалы

Бер баш суганны вак кына турап, чәй пешергән кебек, өстенә кайнар су коеп, биш минут чамасы каплап тотасың. Шуны ике өч минут эчендә аз-аз йотымнар белән эчеп куясың. Бал, глицерин һәм лимон сутын бертигез алып, яхшылап бутарга һәм көненә өч тапкыр берәр чәй калагы кабып куярга киңәш ителә.

Эвкалипт яфрагы, яисә бөтнек белән даими ингаляция ясау каты ютәлне дә басарга мөмкин. Әлеге үләннәрнең эфир маен да кулланырга була.

Озакка сузылган ютәлне фенхель (укропның бер төре) салып кайнатылган сөт белән йомшартырга була. Аны йокларга ятар алдыннан йотымлап кына эчәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт