Автор-башкаручы Флүрә Талипова: «Гармунны сүтмичә самолетка утыртмадылар»
Җырчылар тагын көтелмәгән хәлләргә юлыкканнар.
Автор-башкаручы Флүрә Талипова иҗатташ дусты Фаиз Майдуллин белән Сабантуйларда чыгыш ясап йөри. Күптән түгел алар Кемерово өлкәсе Анжеро-Судженск каласында булдылар.
Биредә яшәүче татар милли хәрәкәте активистлары аларны тәмле ризыклар белән каршы алганнар. Тарихчы Фирдәвес ханым аларга үзләренең тарихы турында сөйләгән. Аның ире 40лап Орлов токымлы ат асрый икән. Кунаклар атларны да караганнар. Атлар ярышларда катнашалар ди.
«Берсе минем янга ук килде. Курыктым», – ди җырчы.
Чаллы артистлары кызыклы һәм көтелмәгән хәлләргә дә юлыкканнар. Кунакханәдә аларга аш, чәй, дуңгыз ите белән икенче ризык биргәннәр. Билгеле инде Флүрәләр дуңгыз итеннән баш тартканнар. Аннары аларны балык һәм тавык ите белән сыйлаганнар.
Артистлар Бөек Ватан сугышына багышланган музейда булып, андагы экспонатларны күреп шаккатканнар.
Милләттәшләребез Флүрәнең Сабантуенда үзе гармунда уйнап, җырлавына, матур итеп сөйләвенә шаккатканнар. Ә җырчылар андагы милләттәшләребезнең туган телне, җырларыбызны яратуыларына сокланганнар.
Чаллыга кайтканда артистлар тагын маҗарага юлыкканнар. Мәскәү аэропортында аларның рейсын 4 сәгатькә тоткарлаганнар. Өстәвенә моңа кадәр «Аэрофлот» очкычларында җайлы гына йөргән артистларның гармуны «Победа» очкычы форматына туры килмәгән.
«Я гармунсыз утырасыз, я каласыз, я 4000 сум штраф түлисез», – дигәннәр аларга.
Инде самолетка пассажирларны утырту тәмамланыр алданнан Фаизның башына бер уй килә. Ул Флүрәнең грамунының өч винтын сүтеп ала һәм гармунны шулай итеп багажга алдыруга ирешәләр. Кемерово өлкәсеннән шулай йөреп кайталар.
Хәзер Чаллы артистлары Башкоротсанның Кыйгы, Салават районнарына юл тоттылар.
«10 концерт оештырган идек. Авылда әни янында да булырмын», – ди Флүрә Талипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев