Азат Абитов: “Мин хәзер ирекле...”
Ваһапов фестивале лауреаты, җырчы Азат Абитов Ваһапов фонды белән хезмәттәшлек итүеннән туктаган. Моның сәбәбен ул социаль челтәрләргә урнаштырган видеоазмада аңлата.
Азат фонд белән 7 ел хезмәттәшлек иткән. «Контракт нигезендә 7 ел эшләгәннән соң, Ваһапов фонды лейблыннан киттем. Мин хәзер ирекле артист», – ди Азат.
Моннан тыш Азат Абитов Ваһапов фестивале җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов белән нинди мөнәсәбәттә булуын да җиткергән.
– Ваһапов фонды белән контрактны без, Аллаһка шөкер, беренче көннән алып соңгы көненә кадәр исән-сау гына эшләп чыктык. Фонд белән дә, Рифат Әхмәтович белән дә әйбәт мөнәсәбәтләрдә калдык һәм алдагы көннәрдә дә әйбәт мөнәсәбәтләрдә эшләрбез, яшәрбез, дип ышанып калам», — дип сөйли җырчы.
Азат өчен фондтан китү шатлыклы да, шул ук вакытта күңелсез дә вакыйга икән.
– Бу, бер яктан, бик шатлыклы вакыйга, чөнки 7 ел элек куйган максатларның барысына да ирештек дип саныйм. Икенче яктан, бик күңелсез, чөнки 7 ел ул аз вакыт түгел, гомеремнең өчтән бер өлеше. Мин әлеге елларны шушы Ваһапов фондында үткәрдем, анда үстем. Моның өчен Рифат Әхмәтовичка бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Мине – җиде ел элек беркем дә белмәгән егетне күреп, үз канаты астына алып, зур сәхнәләргә чыгарды. “Эстрадага, сәхнәгә чыгарам, йолдыз, артист ясыйм” дип вәгъдә бирде һәм сүзендә торды».
Билгеле булганча, Азат тормыш иптәше – Гөлсирин белән дә нәкъ менә фондта эшләгән вакытта танышып, кавышты. Моңа да рәхмәтле ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев