Бер тәүлектә – 7 пар игезәк
Шоу-бизнес

Бер тәүлектә – 7 пар игезәк

Бу хәл АКШның Уичито шәһәрендә теркәлгән.

“Мин хастаханәгә кичке сәгать 5тә килдем,  эш сменамның беренче ярты сәгатендә тәүге игезәкләр туды. Бер-ике сәгатьтән соң тагын бер пар игезәк дөньяга аваз салды, бераздан өченче пар игезәкләр дә туды”, – ди Уэсли медицина үзәге хезмәткәре табиб Кейтлин Твист. Бәби тудыру бүлеге директоры Келли Фредин күп пациенткалар берьюлы берничә бала таба дип хәбәр иткән, әмма бер көн эчендә шулкадәр игезәкләр – рекордка якын. Иң мөһиме – барысы (ә болар 9 малай һәм 5 кыз) да исән-сау туган.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


илдә көндә

Нет комментариев