Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Болгар» ансамбленнән – затлы чыгышлар

Шәһәргә дәрәҗәле чит ил кунаклары килсә, президент катнашындагы җитди чаралар булса, «Болгар» ансамбле артистларын чакыралар.

32 еллык тарихы булган «Болгар» дәүләт бию театры – Чаллы мәдәниятенең йөзек кашы. Әлеге коллектив артистлары чыгыш ясаган чара югары дәрәҗәдә санала, чөнки «Болгар»ның биюләре дә, җырлары да, затлы киемнәре дә репертуарга һәм халкыбызның рухына туры килә. Шәһәргә дәрәҗәле чит ил кунаклары килсә, президент катнашындагы җитди чаралар булса, «Болгар» ансамбле артистларын чакыралар. 
Әлеге данлыклы коллектив «Шәһри Чаллы» газетасының бәйрәмнәрен дә үзенең матур чыгышы белән даими бизи. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң коллектив үзенең тугры тамашачыларына затлы концерт бүләк итәргә җыена. «Болгар» бию театры директоры Алинә Ганиева белән әлеге тамаша турында сөйләштек. 

– 1991 елның 18 январенда «Болгар» бию театрының беренче зур концерты булган. Ел саен бу көнне концерт оештыру традициягә әйләнеп, озак еллар дәвам иткән, аннары ул ни сәбәпледер тукталган. 2019 елда мин директор булып эшкә килгәч, коллектив әлеге традицияне кайтаруымны сорады. Мин бик теләп риза булдым. Хәзер без ел саен тамашачыларыбызны матур чыгышларыбыз белән сөендерергә тырышабыз. 
– Алинә Радиковна, әлеге концертның үзенчәлеге нидә?
– Беренче концерт татарча номерлардан гына төзелгән. Без бу традицияләргә тугры калабыз, чөнки ул традицион концерт дип атала бит. Программага «алтын фонд»тагы, тамашачыларыбыз яраткан номерлар кертелде. 
– Концерт биюләрдән генә торамы?
–  Юк, биюләр генә түгел, программабыз бик бай. «Аучылар һәм кошлар» вокал-хореографик күренеше үзе берничә номердан тора. Татар халык биюе,  Чувал уен, «Көмеш бизәкләр», «Гармун, гармун» биюләре. Шулай ук концертта татар халык җырлары белән бергә керәшен җырлары да яңгыраячак. Керәшеннәрнең биюләрен дә күреп булачак.
– «Болгар» бию театрында нинди яңалыклар бар? Сез балалар студиясе ачарга хыялланган идегез.
– Яңалыклар бик күп. Балалар студиясе уңышлы гына эшли. Әмма бу концертта алар катнашмый. Быелгы сезонны ябуга багышланган концертта балалар студиясенә йөрүче кечкенә артистларыбыз да чыгыш ясар дип уйлыйм. 
Коллективыбыз яшь талантлар белән тулыланды. Казаннан биюче Илназ Гатин, Башкортостанның Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре дәүләт академия ансамбленнән Кадерия Хизнурова килде. 
– Коллективка нигез салучылар белән элемтәдә торасызмы?
– Без алар белән бердәм. Бөтен концертларыбызда алар безнең өчен кадерле кунаклар.
– Киләчәккә планнарыгыз белән дә уртаклашыгыз әле. Гастрольләргә чыгарга уйлыйсызмы?
– Хәзерге заманда планнар корырга бик авыр, дөньялар тыныч булсын, без шәһәр һәм республика күләмендә иҗат итәргә әзер. Гастрольләргә барырга да җыенабыз. Иң мөһиме: хәерле еллар килсен. Аллаһы боерса, барысы да яхшы булыр. Без тамашачыларыбызны оркестрыбызга кушылып башкарылган матур җырларыбыз, дәртле биюләребез белән рухландырып яшәрбез дип ышандырам.

Әңгәмәдәш – Зөлфия Галим.
/ Фотолар Алинә Ганиевадан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу биз