Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев кар чистарту җайланмасы белән шаккатырган

“Оныкларыма килеп, тау ясап бирегез әле, зинһар өчен”, - дип тә язганнар җырчыга.

ТР атказанган артисты Фирдүс Тямаев та бу көннәрдә кар белән көрәшкән. Социаль челтәрдәге рәсми аккаунтында ул үзенчәлекле чистарту техникасына утырып: “Кайсыгызга килим?” дип видео урнаштырган. Шунда ук җырчы миниэттергеченең куәтен күрсәтеп, эшләтеп тә күрсәткән. 

Җырчының подписчиклары исә әлеге пост астында  йөздән артык комментарий калдырган. Кемнәрдер соклану хисен белдерсә, икенче берәүләр мондый техниканы кайдан алып була, дип кызыксынган. “Оныкларыма килеп, тау ясап бир әле, зинһар өчен”, - дип язучылар да булган. 

(Фотоскриннар җырчының рәсми аккаунтыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнесс