Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Фәридә-Алсу дуэты: «Безнең өчен гадәти тоелган күп кенә нәрсәләргә башкача карый башладык»

Татар эстрадасында чирек гасыр уңышлы эшләп килүче иҗат төркеме – Фәридә-Алсу дуэты редакциябездә кунакта булды.

Татар эстрадасында чирек гасыр уңышлы эшләп килүче иҗат төркеме – Фәридә-Алсу дуэты редакциябездә кунакта булды.

– Күптән сезнең белән әңгәмә корган юк иде. 
Фәридә:
– Соңгы араларда Чаллы аша еш уздык: Казан-Уфа юлларында күп йөрдек. Әмма шәһәрнең үзендә кунаклар буларак сирәк тукталабыз.
 – Сез үзегез кайсы яклардан?
Алсу:
– Мин Казан кызы, шунда туып-үстем, белем алдым, Фәридә белән таныштым. Әнием Теләче районыннан, әтием Балтачтан. Күп кенә тамашачыларыбыз бездән: «Сез игезәкләр түгелме?» дип сорыйлар. Фәридә белән дуслашып, туганлашып беттек, гел игезәкләр кебек.
Фәридә:
– Безнең тормышка карата уй-фикерләребез уртак. Бар яктан да охшаш, хәтта ризыкларны да өйләребездә бер үкне пешерәбез икән. Мин үзем Башкортстанның Бакалы районыннан. Бик күп якташларым Чаллыда яши. Мин аларга кайнар сәламнәремне җиткерәм. Әтием Биектау районыннан, әнием төп Казан кызы.
Алсу:
– Фәридәләр дүрт бертуган кыз. Мине гаиләләренә бишенче сеңелләре кебек кабул иттеләр. Аларга еш кунакка кайтабыз.
– Сез татар эстрадасы сәхнәсендә үз урынын тапкан дуэт: үзегез композитор да, автор башкаручы да, сәхнә образларын, күлмәкләрен дә үзегез сайлыйсыз. Гаиләгездә ничек өлгерәсез?
Алсу:
– Аллаһка шөкер, барысына да вакыт җитә. Иң мөһиме – теләк кирәк. Теләк булса, бар да була. 
Фәридә:
– Эшеңне яратырга кирәк. Алсу белән икебез дә Казан дәүләт педагогия университетының музыка факультетын тәмамладык. Белемебез буенча укытучылар. Алар һәр дәрескә план язган кебек без дә гаиләдәге, иҗаттагы бар эшебезне алдан ук планлаштырабыз: сәхнә образларын сайлау, дизайнерлар белән очрашулар, гаиләгә кагылышлы эшләр һәм башкалар. Кичтән барысын да язып куеп, шул эзлеклелектә барсаң гына нәтиҗәсе була. Ә үз эшләреңне ирекле агымга җибәрсәң, бернәрсәгә дә ирешеп булмый. 
– Укытучы булып эшләдегезме?
Фәридә:
– Өлгермәдек. Мәктәпкә «аяк очы» белән генә кереп алдык. Мәктәп исеменнән Сабантуйда чыгыш ясаган чакта безне күреп: «Бу кызлар бар яктан да бер-берләренә туры килеп торлар. Менә дигән дуэт чыгачак болардан», – дип Казан милли мәдәни үзәгенә эшкә чакырдылар.
Алсу:
– Һәм бүгенге көнгә хәтле без Казан шәһәр филармониясендә хезмәт куябыз. Быел 26 ел була. Коллективыбыз дус, яңадан-яңа проектлар өстендә эшлибез: спектакльләр, тамашалар, җыр-биюләр. Иҗат тормышыбыз кайнап тора, Аллаһка шөкер дип яшибез! Аеруча хәзерге катлаулы чорда бер-беребез белән очрашып, күзгә-күз аралаша алабыз икән, димәк, без бәхетле.
Фәридә: 
– Әйе, чыннан да бу дөньяда һәрнәрсәнең кадере артты. Күп кенә безнең өчен гадәти тоелган хәлләргә башкача карый башладык. 
– Балаларыгыз турында да сөйләгез әле.
Алсу:
– Олы улларыбыз инде зурлар, икесенә дә 21әр яшь. Икенче улларыбыз 15, 16 яшьләрендә. Әле Фәридәбезнең өченчегә Әлфия исемле кечкенә кызы да бар.
Фәридә:
– Әйе, кызыма 8 яшь тулды. Аллаһка шөкер, җимешем үсеп килә, безнең белән бер сәхнәдә бии, җырлый. Балалар филармониясенә йөри, шуңа сөенеп туя алмыйм. Телефонда утырганчы, балаларның файдалы түгәрәкләргә йөрүе мең кат артык. Яраткан шөгыле булган кеше үз-үзен бәхетле итә ала.
– Алсу, кыен булса да, борчыган сорауны бирим әле: улыгыз Ислам былтыр мәктәптәге атышта зыян күргән иде, аның хәле ничек?
Алсу:
– Аллаһка шөкер, терелдек. Барысы да әйбәт. Аларның сыйныфлары да бик дус. Һәрчак игътибарларын тоеп тордык. Безгә ярдәм күрсәткән, җылы сүзләр әйткән барлык кешеләргә бик зур рәхмәт әйтәм. Аллаһ сакласын, мондый хәлләр башка буламасын. Балаларыбыз озын гомерле, сау-сәламәт, бәхетле булсыннар. Алга таба матур уйлар белән генә яшәргә язсын.
– Иҗаттан кала тагын ниләр белән шөгыльләнәсез?
Алсу:
– Иң зур эшебез – ул, беренчедән, безнең гаиләбез, икенчедән, иҗат тормышыбыз. Безнең тормыш казаныбыз кайный. Бездә бизнес юк, шоу бар. Мисал өчен, хәзерге вакытта «Золушка» исемле проект өстендә эшлибез. Күз алдыгызга китерәсезме, мин – үги ана ролендә. Ул шундый астыртын, хәйләкәр роль. Фәридә – фея. Ул үзенең образына шундый туры килә. Матур спектакль булырга охшап тора, килеп карарсыз.
Фәридә:
– Иҗат тормышы бит ул үзе аерым юл, бик күп көч, игътибар таләп итә. Шуның өчен буш вакыт булганда бар игътибарыбызны күбрәк гаиләләребезгә, якыннарыбызга бирергә тырышабыз. Ниндидер шөгыль яисә бизнес дип акча артыннан куарга безнең вакыт юк. Акчасы да аның бүген бар, иртәгә юк. Иң мөһиме – бер-береңә мәрхәмәтле булу.

Сәрия Гарипова сөйләште
Алинә Баһаветдинова газетага әзерләде

Сәрия Гарипова фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес