Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Казан егетләре: "Һәр кызны үбәчәкбез!"

«Казан егетләре» солисты Айдар Әгъләмов Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Айдар тумышы белән Түбән Кама районының Шәңгәлче авылыннан. 11нче сыйныфны тәмамлаганнан соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем ала. «Казан егетләре»ндә ул 2009 елдан бирле иҗат итә. Яшәргәннән-яшәреп торган «Казан егетләре» төркемендә ул бүген иң тәҗрибәлесе.

Без дә үз чиратыбызда Айдарны туры эфирга чакырып, мактаулы исем алуы белән тәбрик иттек. «Бу – безнең уртак җиңүебез», – диде ул. Аннары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулын кысып тапшырган күкрәк билгесен күрсәтте. 

Форсаттан файдаланып, калган егетләр белән дә таныштык. Айсаф, Илназ, Радик төркемдә ел ярымнан алып ике ел чамасы эшли. Айсаф Хаҗиев Сабадан. 27 яшь кенә булса да, инде 3 яшьлек кызы, 3 айлык улы бар. Илназ Инсафов – Баулы егете. Хәзерге вакытта Казан дәүләт консерваториясендә укый, имтиханнар тапшыра. Аны сәхнәдә күпчелек баян белән күрәбез. Радик Шәрәфиев Әтнә районы Түбән Бәрәскәдән. Төркемнең иң яшь солисты. Карап торышка 16-18 яшьтән артык биреп булмаса да, Радикка 22 яшь икән. Ул кечкенәдән сәхнәдә. Аны Әтнә драма театры куйган «Мулла» спектаклендәге Илдар исемле малайны уйнаган чагыннан күреп беләм. Күпләрнең хәтерендә калган «азан әйтүче» кечкенә егет – Радик инде ул.

 «Безнең әле тагын бер егетебез бар, – ди Айдар. – Ул – төркемне оештырган кеше, продюсерыбыз Рафаэль Мәҗитов. Аңа инде 75 яшь. Шуңа да карамастан, ул һәркөн безнең белән бергә студиядә эшли», – диләр егетләр.

Шулай ук «Казан егетләре» үзләренең планнары, яңа проектлары белән дә уртаклаштылар: «Соңгы арада моңарчы беркайда да булмаган үзенчәлекле проект өстендә эшләдек. Пандемия башлангач буш вакыт күп булды бит. Шунда Татарстанның һәр районына багышлап барлыгы 45 җыр иҗат иттек. Аларны инде интернет челтәрендә тыңларга була. Аннары җырлар 2 сәгатьлек яңа концерт программабызда да урын алачак. Концерт куелган һәр җирлектә шул районга багышланган җырны башкарачакбыз. Планда шулай ук «Пушкин картасы» проектын кулланып, яшьләргә мастер-класс тибында концерт кую да каралган. Аны быел сентябрьдән башлап җибәрергә уйлыйбыз. Яшьләр концерт карап кына калмый, мастер-класс үтеп, үз җырларын да яздыра алачак. Моның өчен күчмә музыкаль студиябездә бөтен мөмкинлекләр бар», – диделәр егетләр.

Алда торган концертлары бөтенләй башка – яңа форматта үтәчәк. Сер итеп кенә әйттеләр: залда булган һәр кызны үбеп чыгачакбыз, диделәр «Казан егетләре». 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев