Күңел төшенкелегеннән ничек котылырга?
– Күңел төшенкелегенең сәбәбен ачыклау өчен уй-хисләрегезне язып бару – файдалы алым. Шул язмаларны агнализлап, депрессиягә китергән сәбәпне ачыклап була.
– Депрессив фикерләүдән, үзегезне барлык гөнаһларда гаепләүдән, үзегезне һәрдаим тәнкыйтьләүдән котылыгыз.
– Мөһим булмаган, кызыксыз эшләр дә күңелне төшерүчән. Үзегез өчен мөһим булган кыйммәтләрне билгеләгез һәм шуларга омтылыгыз.
– Начарлык турында сөйләшмәгез, башкаларга үз тормышыгызга тыкшынырга рөхсәт итмәгез.
– Үзегезне яратыгыз. Үзегез белән горурланырга өйрәнегез.
– Турысын әйтергә гадәтләнегез. Якын кешегә үз теләкләрегезне әйтүдән кыенсынмагыз. Депрессиягә тарыган кешеләр, кагыйдә буларак, сөйләшүдән кача, әңгәмәне дәвам итмәскә тырыша. Үз чиратыгызда сезгә сөйләгәнне игътибар белән тыңларга кирәк, нәрсәнедер төшенеп бетмәсәгез, яңадан сорашудан тартынмагыз.
– Юмарт булыгыз. Мохтаҗларга булышу, ярдәм кулы сузу аларга гына түгел, үзегезгә дә авыр хәлдән котылырга ярдәм итәр. Хәйриячелек белән шөгыльләнү мөмкинлеге булмаса, үзеңне волонтерлыкта сынап карап була.
– Якын кешегезгә серегезне сөйләү дә шик-шөбһәләрдән, яшерен куркулардан коткарыр. Нәтиҗәдә, арагызда гармония барлыкка килер: бернинди яшерен әйбер юк, битлекләр салынган һәм сезне чынлыкта ничек бар, шулай яраталар.
– Вакытында ярдәм сорап белгечләргә мөрәҗәгать итүдән курыкмагыз. Депрессия сигналларын аңларга өйрәнегез. Бу ашказаны авырту, ачу килү, тамакка төер утырган кебек булу һәм башкалар булырга мөмкин.
– Гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, зарарлы гадәтләрдән арыныгыз, авыруларны вакытында дәвалагыз. Иң мөһиме: тормышның һәр мизгелен кадерләргә кирәк. Гомер бер генә бирелә. Тормыш юлында очраган барлык хәл-вакыйгалар да безгә юкка гына җибәрелми. Аларда нинди дә булса хикмәт, тормыш сабагы бар. Сынауларны үтеп чыгу безне тагын да зирәгрәк итә, тормыш тәҗрибәсе өсти. Бар да үтә, димәк, бу да үтәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев