Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Китапханәдә өлкәннәр өчен клублар эшли

Өлкән яшьтәге шәһәрдәшләребезнең тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан, Муса Җәлил исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсендә берничә клуб эшләп килә. Шуларның берсе – «Ветеран» клубы.

Инде 25 елдан артык биредә өлкән яшьтәге кешеләр буш вакытларын эчтәлекле, файдалы итеп уздыралар. Клубта узган һәрбер чара җылы, дустанә мохиттә, кызыклы программа, җыр-бию, уеннар белән үрелеп бара.
Танылган кешеләр, язучылар белән очрашулар, гыйбрәтле хәлләр турында әңгәмәләр, кызыклы викториналар, җыр-бию ветераннарның күңелләрен күтәрә, бераз гына булса да дөнья мәшәкатьләрен оныттыра.
Бигрәк тә, хәзерге чорда актуаль булган сәламәтлек темасы да читтә калмый китапханәдә. 2003 елдан башлап «Сәламәтлек» клубы эшләп килә. Һәр кешедә яхшы физик халәт һәм рухи гармонияне югалтмау, сәламәт тормыш рәвеше алып баруда ярдәм итү максатлары белән оештырылган әлеге эшчәнлекне күпләр инде үз итте. Клуб шәһәр хастаханәләре табиблары, Санитар-мәгърифәт үзәге, Сугышчы-интернационалистларны тернәкләндерү үзәге, шәһәр онкология үзәге белән хезмәттәшлек итә. Очрашулар бик кызыклы, файдалы мәгълүматларга бай. 
Заманадан да артта калмыйлар өлкәннәр. Китапханәдә аларны компьютер серләренә төшендерү буенча курслар да эшли.  Аның барышында бөтендөнья челтәре мөмкинлекләрен, электрон почтадан, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга, компьютерда текстлар язарга, социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәнә олылар. Курсларга 71-40-88 телефоны аша язылырга була. 
Клубларның программалары белән китапханәнең рәсми сайтында (библиотека-челны.рф.) таныша аласыз. 

Әйдәп баручы китапханәче Г. Әхмәтшина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: библиотека

2
X