Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Мәзәк сөйлим

Ял сәгатьләрендә укырга, бераз көлеп алырга - сезгә мәзәкләр тәкъдим итәбез.

Суд бара. Хөкемдар сорый:
– Гражданка Вәлиева, сез ничек ирегезгә чәйнек белән суга алдыгыз? Бер дә кызганмадыгызмы?
– Кызгандым инде, биг¬рәк әйбәт, яңа, ялтыравык¬лы, сызгыра да иде чәйнегем...
***

Чебурашка Генадан сорый:
– Нишләп синең бер ботинкаң сары, икенчесе кара төстә?
– Белмим, – ди Гена. Өйгә кайтып алыштырмакчы идем, анда да шул ук хәл – берсе кара, икенчесе сары.
***

– Кичә минем хәләл җефет кибеттә кара тавыш чыгарды.
– Монысы бер дә килешми инде.
– Аның каравы, актык сүзне мин әйттем.
– Нәрсә дидең?
– Чукынып кит, ал инде алайса! – дидем.
***

Иренең туган көнендә хатыны күрше бүлмәдән кычкыра:
– Мин сиңа шундый бүләк әзерләдем, күрсәң егылып китәчәксең!
– Кая, күрсәт инде тизрәк!
– Бер генә минут, хәзер киеп чыгам!
***

Укытучы үзенең коллегасына зарлана:
– Ай, эләкте миңа аңгыра балалар. Аларга теорема аңлатам – аңламыйлар. Икенче тапкыр аңлатам – аңламыйлар. Өченче мәртәбә аңлатканда үзем дә аңладым – барыбер аңламыйлар.
***

Хатын иренә:
– Кадерлем, син «Ничек итеп йөз яшькә кадәр җитәргә?» – 
дигән китап алып кайткан идең. Шуны һич тә таба алмыйм.
Кая китте икән ул?
–  Синең әниең укый башлагач, мин аны чыгарып ташладым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев