Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Руслан Кираметдинов хастаханәгә керә

Бу хакта үзе сөйләде.

Руслан салкын тиеп, бик озак чирләде. Шул сәбәпле кайбер концертларын да кичектереп торды. Бу көннәрдә популяр җырчы Башкортостан тамашачысын сөендерә. Аның чыгышын күрше республикада яшәүчеләр бик яраттылар. Аеруча баянчылар Владислав Агапов, Хәйдәр Надыршин, Айрат Галиевка кушылып җырлавына мөкиббән киттеләр. 

Җырчының Сиринә Зәйнетдинова белән җырлаган дуэтларын да бик җылы кабул иттеләр. Аларның чыгышын «Елның иң шәп дуэты» дип бәяләделәр. Руслан Кираметдинов сторисларында январь ахырында хастаханәгә керәчәген әйтте.

«Салкын тиюдән һаман терелеп бетә алмыйм. Башкортостанда гастрольләр тәмамлангач, хастаханәгә керергә җыенам», – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

6

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Руслан КИРАМУТДИНОВ шоу бизнесс Сиринә Зәйнетдинова Владислав Агапов