Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Салават Фәтхетдинов малае Рөстәмгә: “Әтиең акчасын туздырасыз инде!”

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм күптән түгел генә өйләнде. Алар Чаллы кызы Рузилә белән никах укытып, бу көннәрдә диңгез буенда ял иттеләр.

Моннан тыш яшьләр Россия белән чиктәш башка республикаларга да чыгып, анда да ялларын уздырдылар.  

Социаль челтәрләрдә исә Салават малае – 19 яшьлек Рөстәм Фәтхетдиновка тынычлап ял итәргә дә ирек бирмиләр икән.

«Әтиең акчасын туздырасызмы? Салават хисабына ял итәсездер!» дип, гаепле комментарийлар язалар.

Рөстәм мондый ише сүзләргә: 

– Безнең икенче як әти-әниләр дә бар бит әле! Бер дә борчылып тормагыз. Кеше акчасын санарга кайчан да җитешерсез, – дип җавап биргән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев