Танылган артист һәм музыкант вафат
Шоу-бизнес

Танылган артист һәм музыкант вафат

Кич белән хәле начарланып киткән һәм артистны комага керткәннәр.

Җырчы һәм музыкант Пьер Нарцисс кинәт вафат булган. Социаль челтәрләрдә бу хәбәрне аның кызы Каролина-Кристель Калачёва хәбәр итте. Ул әтисенә барысы өчен дә рәхмәт әйткән.

Артист кичә кич хастаханәдә үлгән. Аның сәламәтлегендә җитди проблемалар булган, ләкин ул табибларга бик соң мөрәҗәгать иткән. Пьер Нарциссны астма борчыган. Тикшерү узарга баргач, йөрәк чире дә ачыкланган. Аны хастаханәгә операциягә салганнар. Көндез бар да тәртиптә булган, кич белән хәле начарланып киткән һәм артистны комага керткәннәр. 23 сәгать 15 минутта аның йөрәге туктаган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кайгылы хәбәр шоу бизнес

Нет комментариев