Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Танылган журналистның оныгы ат арбасында

Чаллының «бәләкәй Апуш»ы кем?

Чаллы Сабан туенда дәрәҗәле кунаклар ат арбасындагы печән өстендә утырган баланы игътибарсыз калдырмаганнар. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Чаллы мэры Наил Мәһдиев кечкенә малай белән сөйләшкәннәр. Ул танылган журналист һәм драматург Равил Сабырның оныгы булып чыккан. Алинә Сабирова әйтүенчә, ул баланы печән өстенә утыртып, борылырга да өлгермәгән, делегация арба янына килеп җиткән. Бәләкәй Әмирхан курыкмаган да, оялмаган да, үзен лаеклы тоткан.

«Без Сабантуй объектларын  карап йөрдек. Аннары арба янына килдек. Улыбызны Габдулла Тукайга охшатып «бәләкәй Апуш» дип йөртәбез. Мин улымны арбага утыртып фотога төшергә дип, колясканы читкәрәк куеп, телефон алмакчы идем. Мин килгәндә арбаны мәртәбәле кунаклар уратып алган. Әмирхан үзе белән сөйләшкән абыйларны тыныч кына карап утыра. Бер атнадан Әмирханга бер яшь тула. Ул бәләкәй чагыннан ук республиканың дәрәҗәле җитәкчеләре белән танышты. Минемчә бу бик яхшы», – дигән Алинә Сабирова «Челны биз» электрон басмасына.

Фото «Челныбиз»дан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы