Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Телең йотмалы шашлык пешерү серләре

Ит сусыл булсын дисәгез аны алдан тозларга кирәк.

Шашлык өчен яшь, яңа суйган һәм бер дә катырылмаган ит кирәк (ул ачык алсу төстә була). Кабырга яки умыртка тирәсендәге ит бик яхшы, сусыл була. Итне 4х4 см зурлыкта шакмаклап турыйлар, бер шампурга 5-6 данә керә (тиз пешсен дип ваграк турый күрмәгез). Тураганнан соң төелгән кара борыч белән уалар, борычны кызганмагыз, чөнки аның артыгы кыздырганда юкка чыга. Аннары иткә тоз белән суган салып яхшылап уалар, суганның согы чыгарга тиеш. Борычны тәмләткечләр яки “Магги” ише кубиклар белән дә кушарга мөмкин. Кемдер тозны кыздырыр алдыннан гына салырга кирәк, чөнки тоз итне корыта ди. Бу дөрес түгел! Ит сусыл булсын дисәгез аны алдан тозларга кирәк.

Шашлыкны кирпечләр куеп җирдә түгел, ә мангалда кыздырсаң яхшы. Чөнки җирдә үлән яна һәм ул урында берничә ел буе әйбер үсми, икенчедән, иелеп кыздырырга да кыен. Шампур киң һәм калын булырга тиеш.

Һәрбер иткә үзенең маринады кирәк. Һәм ит өчен бары тик бер генә маринад бармый – ул да булса аш серкәсе. Әгәр шашлык әзерләргә җыенасыз икән, серкә турында гомумән онытыгыз. Аш серкәсе ул сасыган итнең әшәке тәмен басар өчен уйлап чыгарылган нәрсә. Маринад булып коры ак һәм кызыл шәраб, кефир, катык, томат согы, лимон, майонез, соя согы, суган согы, сыра һәм минераль су гына хезмәт итә.

Әгәр шашлык ашыгыч рәвештә кирәк икән, маринадлы итне җылы, кояшлы урынга 3-4 сәгатькә куеп торыгыз. Әгәр инде иртәгә генә кыздырырга җыенасыз икән, ул чагында төнгә суыткычта калдырыгыз.

Кыздырганда шампурга суган тыкмагыз, чөнки ул барыбер янып бетә. Шашлыкның әзерлеген пычак очы белән иткә төртеп беләләр. Әгәр алсу төстә сок чыкса, әле әзер түгел дигән сүз, ә инде сок үтә күренмәле булса, димәк, шашлыкны ашарга мөмкин. Шашлыкны дөрес кыздыру зарур: каты утта ул яна, ә салмагында исә кибеп, тәмсезләнеп бетә.

Шашлыкны таягында килеш тә, тәлинкәгә салып та ашарга була – анысы һәркемнең үз эше. Ләкин шашлык янына кетчуп куя күрмәгез. Ул тәмсез сосискалар өчен генә бара. Өстәлгә кетчуп түгел, ә сарымсак һәм суган кыягы, редиска, кыяр куегыз.

Шашлык өчен маринадлар:

1) гранат согы, зира, борыч, кориандр, туралган суган

1) суган, ачыган томат

2) кефир, ак ипи, суган, тоз, борыч

3) лимон, суган, лавр яфрагы, борыч, помидор, яшеллек (ит белән тәмләткечләрне катлап салалар)

4) суган, петрушка, укроп, помидор, тоз, борыч – балык шашлыгы өчен

5) майонез, сарымсак, тоз, борыч, карри – тавык шашлыгы өчен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм май яз ял