Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Төшем тормышка ашты

Моннан берничә ел элек бер төш күрдем. Төшемдә вакытсыз вафат булган дустым, Чаллының ятим балалар йорты директоры Әлфинур Зыятдинова белән очраштык.

 Ул тормыштагы кебек матур итеп киенгән, башында ак яулык, өе җыештырылган. Өй уртасында мул итеп әзерләнгән өстәл тора. Аның әйләнәсендә дистәдән артык урындык.  Моны күреп, мин ирексездән: «Әллә кунаклар көтәсезме?» – дип сорадым. Әлфинур Раулевна: «Әйе, бүген безгә Миңнеханов килә», – дип җавап кайтарды. Без бераз сөйләштек һәм аерылыштык. 
Будильник шалтырагач, гадәттәгечә торып телевизорны кабыздым. Анда Татарстан хәбәрләре тапшыруы бара иде. Диктор Казанда очкыч һәлакәткә очраган, дип хәбәр итте. Минем башымнан яшен тизлеге белән Миңнеханов та шул очкычта булмадым икән дигән куркыныч уй узды. Иртәнге сигез тулганын түземсезлек белән көттем һәм эш көне башлануга Татарстан Дәүләт Советында эшләүче дустыма шалтыратып, аңа үземне борчыган сорауны бирдем һәм төшемне сөйләдем. Ул: «Юк, Зөлфия, очкычта Президент булмаган. Кызганыч, һәлакәткә очраган очкычта Рөстәм Нургалиевичның улы Ирек, калган пассажирлар белән бергә һәлак булган», –диде. 
Әлфинур Раулевна Ирек Миңнехановны көтәргә әзерләнгән икән. Урыннары җәннәттә булсын. Шушы вакыйгадан соң, миннән дусларым вафат булган кадерле кешеләренең төшемә керү-кермәве белән даими кызыксынып торалар.  

 

Зөлфия Исләйле

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йокы