Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

"Улыбыз белән күрешү сәгатьләрен көтеп яшим"

Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова-Тимергалиеваның тугач та үлгән улы турындагы язмалары үзәкне өзә. Кичә Лилиянең улы Салаватның туган көне иде.

Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова-Тимергалиеваның тугач та үлгән улы турындагы язмалары үзәкне өзә.
Кичә Лилиянең улы Салаватның туган көне иде. Бу хакта ул социаль челтәрдә болай яза:

- Бүген йөрәк саным – 13 май. Җомга көн. Улыбызның, Салаватыбызның туган көне. Шушы сәгатьләрдә наркоздан айнып, улым исәнме дип табибтан соравым, ә аның, елмаеп, исән, дип әйтүе, ә аннары әтисенә: «Салаватыбыз туды, син әти булдың», - дип язуым бүгенгедәй хәтеремдә.

Бүген аңа ике яшь тулыр иде. Ә ул 20 көн яшәп, әхирәткә күчте. Улыбыз белән күрешү сәгатьләрен көтеп яшим. Гомумән, кеше тормышы көтүләрдән генә торамы соң әллә ул?

«Сезне оҗмахлы итүче сабый булсын. Сабырлык сезгә, Лилия», «Олы йөрәкле кеше Сез, Лилия. Бала хәсрәтен беркемгә дә күрсәтмәсен, Ходаем», «Балалар әти-әниләрен оҗмахта көтеп торалар. Сезгә сабырлык», «Лилия, 1993 елда минем дә кызым үлде… Ике көн генә яшәде. Җәннәттә алар безне каршы алырлар, җәннәт кошы булып, Аллаһы Тәгаләдән безне дә җәннәткә алуын сорарлар», – дип тынычландырырга тырышкан шагыйрәне виртуаль дуслары.

Чыннан да, кечкенә Лилиянең шундый зур хатын-кыз батырлыгын Аллаһ күрми калмас. Ана булалган бит ул!

Автор:Резида Валитова
kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш булган аяныч