Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Вадим Захаров белән Чаллыда көтелмәгән хәл булган: «Нәрсә уйларга да белмим!»

Җырчы машинада бергә кайткан абзыйны эзли.

Шушы көннәрдә Татарстанның халык артисты Вадим Захаров Чаллыда "Күңел" радиосы тарафыннан оештырылган олы концертта катнашкан. Шуннан соң машинада кабаттан Казанга кайтканда үзе белән көтелмәгән хәл булган. 

- Чаллы концертыннан соң юлга кузгалдык. Без Нияз Сәфиуллин белән барган идек. Кайтып барганда трассада ГАИ хезмәткәрләре туктатты. Документны тикшерде дә: "Вадим Борисович, кайсы якка юл тотасыз?" - ди. Мин: "Казанга", - дидем. Шуннан соң ГАИ хезмәткәрләре бер кешене Казанга кадәр алып кайтып куярга сорады. Каршы килеп булмады, утырттык. Сөйләшеп кайттык бу абзый белән. Ринат исемле кеше булып чыкты. Шундый чиста, пөхтә киенгән.

Ул чыгып киткәннән соң машинаның арткы яктагы идәненнән 5 000 сум акча килеп чыкты. Казанга кайтып җиткәч, юл өчен акча да тәкъдим иткән иде. Акчасын алмадым. Шул акчасын кесәсеннән алганда, биш меңлеге төшеп калган ахрысы.

Нәрсә уйларга да белмим... Бәлки бу абзыйның соңгы акчасы булгандыр! Шушы абыйны табасы иде, кадерле туганнар. Бәлки үзе моны күреп алыр, хәбәргә чыкса иде! - дип сөйләгән җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев